Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев суд приставларын, ветераннарын Суд приставлары көне белән котлады

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Закон сагында торучы хөрмәтле суд приставлары, лаеклы ялдагы ветераннарыбыз!

Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихластан котлыйм. Тормыш сездән һәрдаим тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек, салкын зирәк акыл сорый. Тормыш та, кануннар да үзгәреп тора. Шул сәбәпле, сезнең эшчәнлек тә елдан-ел арта.

Киләчәктә дә авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, җан тынычлыгы, сабырлык, бәхетле якты тормыш телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International