Тормыш кайчакларда бик аяусыз шул. Яңа Балтач авылында туган Нәкыя әби Маннапованы да кызганып тормаган ул. Кызга ике яшь вакытта әтисе белән әнисе бер-бер артлы дөнья куя. Олысына – 12, иң кечесенә 2 яшь булган биш бала тома ятим кала. Аларны Мерәс авылында яшәүче әтисенең энесе үзенең ишле гаиләсе янына сыендыра. Ачлык, ялангачлык белән үзәкләргә үткән балачакны менә шулай бергә-бергә үткәрә алар. Абыйсының олы улы, өйләнгәч, Нәкыяне үзенең гаиләсенә ала. Кыз шуларда үсә. 24 яшендә аны шул авылның уңган егете Нигъмәтулла урлап алып кайта.
Нәкыя өчен чын-чынлап яңа тормыш, гаиләле тормыш башлана. Каенанасы Маһикамал аны ипләп кенә бөтен эшкә дә өйрәтә. Ә ул хезмәттән курка торганннардан түгел. Гектарлаган борчак чабу дисеңме, чөгендер эшләүме - берсе дә калмый. Гел кул көче сорый торган эшләрдә эшләсә дә, Нәкыя әби сынатмый, кушылганны төгәл итеп, җиренә җиткереп башкара.
– Җәй айларында үзе эшкә бара алмаган вакытларда урынына мине җибәрә иде,- ди олы кызы Хәмдия апа. – Сезгә тагын бер эпизодны сөйлисем килә. Әткәйнең Ямалы болынында печән чапкан вакыты. Әнкәйне дә шунда чакырып җибәргән. Ул иң кечкенә энемне һәм мине ияртеп шунда китте. Идел аркылы чыкканда, көймәбез капланып, әздән генә батмый калдык. Әниләр печән эшли, үзем дә 7 яшьлек бала, берничә айлык кына энемне карыйм. Ул еласа, үзем дә кушылып елыйм.
Тормыш иптәше Нигъмәтулла белән 8 балага гомер бирә алар. Аларның беренче тәпи китүләренә, беренче сүзләрен әйтүләренә сөенеп, бер-берсен карашуларына, дус булуларына сөенеп гомер иткәндә, тормыш аларны тагын сынау алдына куя. Бер кызлары - 1, бер кызлары – 7, бер кызлары 18 яшендә авырып вафат була. Әти-әни өчен бала хәсрәтеннән дә олырак кайгы юктыр ул. Ә монда берәү түгел, өч балаңны югалту ачысын татыган ана гына аның хәсрәтен беләдер. Аларны уйлап йөрәге парә-парә телгәләнәдер. Әлеге ачы хәсрәт Нәкыя әбине дә үз вакытында бик нык какшаткан, төн йокыларын качырган. Калган 5 баласын кеше итәргә кирәклеге турындагы уй гына аңа алга яшәргә ышаныч биргән.
– Әнкәйнең тырышлыгын тасвирлау өчен сүзләр дә табып булмый. Без Теләкәй мәктәбендә укыдык. Иртәнге сәгать алтыда ук китә идек, аңынчы әнкәйнең ипие пешкән була иде инде. Без ул вакытта моны аңлап та бетермәгәнбездер. Хәзер, бу эшләрне эшләр өчен ничәдә торырга кирәк булган бит, дип уйлыйм, – ди Хәмдия апа.
Әнә шулай хезмәт белән үтә аның еллары. Каенанасы Маһикамал әби белән дус-тату яшәп, аны 103 яшендә тиешле йолаларына туры китереп, соңгы юлга озата. Ире Нигъмәтулла абый белән 41 ел иңне-иңгә куеп, икесе бер сүздә булып яшәгәннәр. Балаларына тиешле тәрбия биргәннәр. 1981 елда Нигъмәтулла абый да бакыйлыкка күчә.
Бүгенге көндә Нәкыя әби кызы Хөмәйрә белән кияве Әбүдәр тәрбиясендә яши. Урыны түрдә аның, урын-җире чиста-пөхтә. Колаклары ишетмәсә дә, үзенә булган җылы мөнәсәбәтне сизеп, белеп тора. Балалары һәрдаим хәлен беләләр. Олысына инде 70, кечесенә 57 яшь булса да, әниләре өчен һаман бала алар. Колаклары ишетмәсә дә, эшләре, тормышлары турында сораштыра, авызларының хәрәкәтләреннән аңларга тырыша, изге догаларыннан калдырмый.
Беркемгә зыяны тими аның. Дисбе тартып, догалар укып вакытын үткәрә. Әниләрен шулай кадерләп тәрбияләгәннәре өчен туганнары барысы да Әбүдәр абый белән Хөмәйрә апага рәхмәтле.
– Әби бездә 10 ел тора инде, бер зыяны да тими. Көченнән килгән вакытта барлык баласының да балаларын үстерергә булышты. Үзен дә гел кунакка алып китәләр иде. Чыгып йөри алмый башлавына ике генә ел әле, – ди Әбүдәр абый.
Нәкыя әбинең 8 оныгы, 13 оныкчыгы да әбиләрен яраталар, хөрмәт итәләр.
24 октябрь көнне әлеге ак әби үзенең 100 яшен каршылады. Бу көнне үзен тәбрик итәргә балалары, туганнары җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова да Нәкыя әбине гомер бәйрәме белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район җитәкчелегенең күчтәнәч кабын тапшырды.
Нәкыя әбинең калган гомерендә дә шулай кадерле әби булып, якыннары янәшәсендә яшәвен телибез.