Бүген район Мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләре конференциясе булып, аның эшендә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Ул үзенең чыгышында район мәдәният хезмәткәрләренә ирешкән уңышлары өчен рәхмәтен белдерде, алда торган бурычларга тукталды. Актаныш районы җөмһүриятебездә татар милләте тулаем диярлек яшәгән бердәнбер районнарның берсе булып тора. Шуңа күрә татар милләтен, татар культурасын саклап калуда безнең өлеш зур булырга тиеш. Мәдәният учакларында үткәреләсе һәр чараның шушы зур максатка юнәлдерелгән булуы зарури. “Агыйдел” җыр-бию ансамбленә дәүләт статусы бирелү безгә зур җаваплылык өсти. Аның матди базасын ныгыту, кадрлар белән тулыландыру, аерым бинасын булдыру район җитәкчелегенең һәрвакыт күз уңында булачак. Шулай ук, районның йөзен, брендын булдыруда мәдәният хезмәткәрләренең активрак эшләвен көтәбез, дип билгеләп үтте район башлыгы.
Конференциядә чыгыш ясаган Алабуга культура һәм сәнгать көллияте директоры Әлфира Акберова әлеге уку йорты белән район арасында хезмәттәшлекне үстерү чараларына тукталды.
Тантананың ахырында Фаил Камаев алдынгы мәдәният хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын, ТР Мәдәният министрлыгының бүләкләрен тапшырды. Ә менә Казбек Әдһәмов исемендәге бүләк быел Киров авылы Мәдәният йортына бирелде










.jpg)

.jpg)