Бүген Актаныш районының тантаналар залында иңгә-иң куеп озак еллар бергә яшәгән районыбызның матур гаиләләрен тәбрикләделәр. Матур чарада тугыз гаилә катнашты, аларның һәркайсы ныклы никах һәм мәхәббәт үрнәгенә әверелде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов юбилярларны ихластан котлап, гаиләнең һәр кеше тормышында һәм җәмгыятьтә никадәр мөһим булуын билгеләп үтте.
"Бу чара белән гаилә кыйммәтләрен ныгыту, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү чоры булган Гаилә елына да йомгак ясыйбыз.
Гаилә – тормышыбызда булган иң мөһим нәрсә. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә, өлкән буын вәкилләреннән яшь буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләребез, мәдәни традицияләребез күчә.
Узып барган елда без бик күп әһәмиятле чаралар уздырдык: гаилә бәйрәмнәре, спорт турнирлары, иҗади конкурслар. Алар безгә бер-беребезне тагын да якыннанрак белергә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирде.
Хәзер, горурлык һәм шатлык белән, без яңа этапка – Ватанны саклаучылар елына аяк басабыз. Бу-Ватаныбыз сагында торучыларны һәм иминлегебезне саклаучыларны хөрмәтләү чоры. Безнең бурыч-үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм хәрби хезмәткә хөрмәт хисләре тәрбияләү. Патриотик тәрбия – һәр милләттә, һәр җәмгыятьтә зур әһәмияткә ия булган төшенчә. Ул, иң элек, яшь буынның туган илгә, аның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәтен формалаштыра.
Алдагы ел тынычлык һәм иминлек елы булсын. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып тыныч тормышта эшләргә, яшәргә насыйп булсын.», - дип ассызыклады ул.
Бәйрәмдә балалардан һәм туганнардан җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Һәр гаиләнең тарихы белән илһамланып, чарада катнашучылар бәхет рецептлары белән уртаклаштылар, озак еллар тату булып бергә яшәүнең серләре белән уртаклаштылар.
Тантана котлауларга сәбәп кенә түгел, ә Актаныш районында яңа танышу, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту мөмкинлеге дә булды.