Актаныш авылында яшәүче Нәкыя апа Гибадуллина шушы көннәрдә үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 100 яшьлек олы юбилеен каршылады.
Юбилярны истәлекле көне белән район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде. Нәкыя апага Илебез Президенты В.В.Путинның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улының бүләкләрен һәм котлау сүзләрен җиткерде ул.