Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында узып баручы елга йомгак ясап, районыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт куйган алдынгыларны хөрмәтләделәр

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында узып баручы елга йомгак ясап, районыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт куйган алдынгыларны хөрмәтләделәр. Быел 300дән артык кеше мактаулы бүләкләргә, медальләргә һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.

Район башлыгы Ленар Зарипов тантанада чыгыш ясап, барлык бүләкләнүчеләргә фидакарьлекләре һәм профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, быел нәкъ менә шундый кешеләр Актаныш районы уңышының нигезе булып тора. Район башлыгы шулай ук авыр вакытларда бердәмлек һәм бер-береңә ярдәм итүнең мөһимлегенә басым ясады.

"Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2024 ел артта калып килә. Инде узып барган елга бер караш салып, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясап, киләчәккә максатлар кору кирәктер.

Нинди генә авыр сәяси чорда яшәсәк тә, уртак тырышлык һәм бердәмлек белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, куйган максатларга ирешә алдык.Бүген без алдынгы хезмәткәрләрне хөрмэтлибез. Һәр өлкәдә тырыш хезмәт куйган райондашларыбызга ихластан рәхмәт. Дөньяларыбыз тынычланып егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бәйрәм белән сезне!"

Бәйрәм рухы якташларыбызның уңышлары өчен горурлык һәм шатлык белән тулды. Җирле артистлар һәм иҗат коллективлары бүләкләнүчеләрне җылы һәм дустанә атмосфера тудырып котладылар. Ел йомгаклары-ул баланс ясау гына түгел, ә киләчәк казанышларга илһам да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International