ТР Президенты салым дисциплинасын күтәрергә чакыра

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

“Татар-информ” ИА хәбәр иткәнчә, республикада сәнәгатьтә җитештерү темпларының акрынаюы борчу тудыра. Агымдагы ел башыннан аның үсеше нибары 1,8 процент тәшкил итә. Узган ел үсеш 6,8 процент булган. Үсеш темплары кимү аеруча төзелеш, ваклап сатуда, автомобиль транспорт белән йөк ташуда күзәтелгән. “Икътисадта үсеш темплары акрынаю шартларында барлык дәрәҗәдә бюджетларның баланслылыгын катгый контрольдә тотарга, салым дисциплинасын күтәрергә, икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итәргә”. Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика финанс, казначылык һәм салым органнарының видеоконференция режимында узган киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды. Агымдагы елның узган 9 аенда ТР консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше йомгаклары игълан ителгән киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, Хөкүмәт әгъзалары, депутатлар, муниципалитетлар башлыклары, казнаның керем базасын тулыландыручы эре предприятиеләр җитәкчеләре һ.б. катнашты.

 

Агымдагы елның узган 9 аенда республика консолидацияләнгән казнасына 142,9 млрд сумлык керем алынган. Шуның 117, 4 млрд сумын салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәр тәшкил итә. Салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәрнең 91 млрд сумы республика казнасын тулыландыруга киткән, 26,5 млрд сумы җирле казналарны тулыландырган. Бу чорда керем салымы 35,5 млрд сумлык җыелган. Әмма быел аның күләме кимү борчый. Ул, узган елга караганда, 6,3 млрд сумга азрак җыелган. Президент кереш сүзендә физик затлар кеременә салым (НДФЛ) җыюда да проблемалар булуга игътибар юнәлтте. Кайбер предприятиеләр хезмәт хакын физик затлар кеременә салымны күчермичә генә түли икән. Бүген республикада НДФЛ буенча бурычлар 500 млн сум тәшкил итә. Бурычның иң зур өлеше “Ак Барс аэро” җәмгыятенә туры килә. Бурычлылар арасында шулай ук “Казан төгәл машина төзелеше” заводы, “Чиста шәһәр” МУП һ.б. бар.

 

“Бу нормаль күренеш түгел, әлеге проблема аша 1990 елларда узган идек инде, хәлне аннары төзәтербез дию дөрес түгел, соңрак бернәрсәне дә үзгәртеп булмаска мөмкин”, -дип кисәтте Президент. Ул мондый һәр очракка чик куелачагын ышандырды. “Бу мәсьәлә буенча салым инспекциясе катгый позиция алырга тиеш, республика прокуратурасына да мөрәҗәгать итәчәкбез”, -ди республика башлыгы.

 

Президент ассызыклаганча, физик затлар кеременә салым тулысынча республика һәм җирле бюджетларны тулыландыруга китә. 2013 елның узган 9 аенда ул республика консолидацияләнгән казнасына 35,6 млрд сум күләмендә җыелган. Шуның 21 млрд сумга якыны республика казнасын тулындырган, 14,7 млрд сумы – җирле казналарны.

 

Ел ахырына кадәр бюджетның керем вәкаләтләре үтәлеше тәэмин итү өчен, Президент ассызыклаганча, икътисадның тотрыклыгын күтәрү чаралары күрергә кирәк. Шулай ук салым җыюга контрольне көчәйтү дә зарур. Республика консолидацияләнгән казнасының чыгым вәкаләтләрен тәэмин итүгә килгәндә, ул, беренче чиратта, социаль йөкләмәләрне үтәүдә чагылырга тиеш. Президент Хөкүмәтне бюджетны тулыландыруга төп өлеш кертүче предприятиеләрдәге вазгыятькә игътибарны арттырырга чакырды. Шулай ук җаваплы ведомстволарга, муниципалитетларга хезмәт хакын конвертта түләүләр белән көрәшне көчәйтергә кушты.

 

Киңәшмәдә узган 9 ай нәтиҗәләре буенча Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, Федераль казначылыкның ТР идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов чыгышлары тыңланды.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International