Авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсына йомгаклар ясалды. Әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының оештыру комитеты утырышында кралды. Җөмһүриятебезнең 43 районыннан 208 гариза бирелгән була.
. Конкурста катнашучылар авыл җирлегендәге халыкның табигый үсеше, бер кешегә салым һәм салым булмаган керемнәр, кече һәм урта эшмәкәрлек саны һәм башка критерийлар буенча бәяләнде.
Җинүчеләр исемлегенә эләккән 104 авыл җирлегенең өчесе Актаныш районыннан. Алар –Иске Байсар, Иске Теләкәй һәм Яңа Әлем авыл җирлекләре. Аларга 1әр миллион сум акча биреләчәк. Бу акчалар авыл җирлекләренең матди-техник базасын ныгыту, төзекләндерү, социаль инфраструктурасын үстәрү һәм башка социаль әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк.