Район башлыгы Ленар Зарипов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова Актаныш авылында яшәүче Гыйлметдиновлар гаиләсендә булды. Бу хакта район башлыгы үзенең рәсми Телеграм каналында яза.
"Инвалидлар ункөнлеге кысаларында кечкенә Мәрьямебезнең хәлен белеп чыктык.
Бүгенге көндә Актаныш районында физик мөмкинлекләре чикләнгән 2186 кеше исәпләнә. Аларның 98 е – балалар. 7 се, кызганычка каршы, балачак мизгелләрен урын өстендә уздырырга мәҗбүр.
Язмыш тарафыннан кыерсытылган баларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк. Һәм бу эшне декада кысаларында гына түгел, һәрдаим игътибар күрсәтеп торырга тиеш без."