Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфикә апа Абдуллинага 100 яшь

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Альфия Когогина белән бергә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфикә апа Абдуллинаны гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын тапшырды алар. Бу котлау сүзләре безнең милли хәтеребез һәм җиребездә тынычлык саклаучыларга хөрмәт символына әверелде.
Нурфика апа Абдуллинаның тормышы батырлык һәм кыенлыклар белән тулы тере тарих. Аның ныклыгы һәм батырлыгы яшь буын өчен үрнәк.
Бу истәлекле көндә без дә ветераныбызга сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез.

АБДУЛЛИНА НУРФИКА АБДУЛЛА КЫЗЫ 1924 елның 2 декаберендә Азнакай районы Мәндәй авылында туа. Медицина училищасын тәмамлап Актаныш авылы Куҗәкә авылына эшкә билгеләнә. Авыл медпунктында фельдшер-акушерка хезмәтен башкарган яшь кыз 1943 елның 5 сентябернедә хәрби хезмәткә чакырыла.

Сугыш чорында Нурфикә Абдулла кызы Казанда 5868 санлы эвакуация госпиталендә шәфкать туташы булып эшли.

"Германияне җиңгән өчен" һәм башка күп кенә медальләр, билгеләр белән бүләкләнә. 1949 елның 20 июлендә демобилизацияләнә. "Госпитальдә кизү торганда 9 май көнне иртәнге 4 сәгатьтә госпиталь башлыгы майор Вәлиев Нигъмәт Сафа улы һәр палатага кереп, җиңү турында эйтеп йорде",- дип ул истәлекләре белән уртаклашты.

Н.А. Абдуллина 1949 елның 1 августыннан 1977 елның 1 августына тикле Куҗәкә авылы медпунктында фельдшер-акушерка булып эшли. Тыныч чордагы тормышта да хезмәтләре мактауга лаек - Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, медальләре бар.
Тормыш иптәше Шәехов Әбүбәк Шәех улы белән 5 балага гомер биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International