Актаныш районында инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген районда инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде. Бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аеруча игътибар, мәрхәмәт күрсәтелә, төрле чаралар, очрашулар үткәрелә. Аларны борчыган сораулар, проблемалар өйрәнелеп, чишү юллары эзләнә.

"Яшьлек" үзәгендә, җирлек башлыклары, инвалидлар берләшмәләренең җирле бүлекчәләре катнашында узган чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Ленар Зарипов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International