Район мәдәният йортында бүген Әниләр көненә багышланган матур чара узды.
Бәйрәмдә катнашучы Әниләребезне район башлыгы Ленар Зарипов сәламләде:
“Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.
Әлеге бәйрәм көнендә без, тәрбиягә бала алып, аларга йөрәк җылысын, ана назын, гаилә бәхетен бүләк итүче ханымнарга да чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Яшьлекләре сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән, Бөек Җиңү өчен зур өлеш керткән өлкән апаларыбыз, әбиләребез дә кадер һәм хөрмәткә лаек.
Бүгенге тынгысыз чорда, улларын махсус хәрби операциягә озаткан, алар өчен ут йотып торган, үз иле өчен җан аткан батыр уллар – милләтебезнең чын ир-атларын тәрбияләгән Аналарга да ихластан рәхмәтемне җиткерәм. Теләк бер - егетләр исән-сау кайтсыннар.
Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, сәламәтлек һәм иминлек телим. Балаларыгызның кадер-хөрмәтендә, һәр туар таңга сөенеп, озын гомер кичерегез! Күңел күтәренкелеге, килер көнгә ышаныч һәм өмет Сезне беркайчан да ташламасын. Бөтен уй-теләкләрегез чынга ашсын!” дип иң изге теләкләрен җиткерде ул.
Кичәне мәдәният хезмәткәрләре алып барды, алар һәр кешенең тормышында әниләрнең мөһимлеген ассызыклап, җылы атмосфера тудырдылар. Бәйрәм концерты кичәнең якты вакыйгасына әверелде. Сәхнәдә "Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, данлыклы "Ший памаш" ансамбле артистлары, Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре, Әфган сугышы ветераннары, кадет мәктәбе курсантлары һәм балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады, алар тамашачыларга үзләренең сәләтләрен бүләк иттеләр, яраткан көйләрен һәм биюләрен башкардылар, бу исә бердәмлек һәм шатлык атмосферасы тудырды.