Актанышта якташыбыз, тарихчы, язучы, журналист Вахит Имамовның иҗат кичәсе узды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният йортында якташыбыз, тарихчы, язучы, журналист, "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Вахит Имамовның иҗат кичәсе узды.

Чарада район башлыгы Ленар Зарипов, язучының каләмдәшләре, мәктәп укучылары, хөрмәт итеп килгән райондашлар катнашты.

Вахит Имамов дигәч күз алдына тарих, милләт, Туган тел, Туган җир төшенчәләре килеп баса. Эзләнеп, милләттәшләребезнең эзләре буйлап Башкортстан, Себер, Чиләбе өлкәләрен иңләп, тарихны яңарткан, милләтебезнең данлы үткәнен, чын тарихын киң җәмәгатьчелеккә җиткергән язучыларның берсе ул.  Бу зур хезмәт!

Туры сүзле булуы, үткен каләме белән халык мәхәббәтен яулады ул Вахит абый. Дөрес, тормыш агышында төрле чорлар булгандыр, әмма беркайчан да үз сүзеннән, фикереннән тайпылмады. Үз милләтен, үз халкын хөрмәт иткән чын ир-атка хас сыйфатлар бу.

Вахит Шәйхенур улы бүгенге көндә дә “Мәдәни җомга” газетасының мөхәррире буларак халкыбызның мәдәни, тарихи мирасын саклау һәм баету юнәлешендә хезмәт куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International