Татарстан Республикасының Хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Бүген Актаныш районына эш визиты белән килде

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Бүген Актаныш районына эш визиты белән килде. Район башлыгы Ленар Зарипов белән Актаныш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты эшчәнлеге белән танышты. 

Министр яшәү шартларын карап чыкты, өлкәннәр өчен уңайлы атмосфера булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте һәм интернат коллективының сыйфатлы тәрбия бирү буенча тырышлыкларын югары бәяләде. Учреждениене заманча җиһазлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган пространство белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. 

Моннан тыш, Эльмира Әмировна гражданнарны кабул итте, анда килүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен һәм теләкләрен тыңлады. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International