Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан чаралар планы

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

2 декабрь көнне районда инвалидлар ункөнлеге старт ала.

Бүгенге көндә Актаныш районында физик мөмкинлекләре чикләнгән 2186 кеше исәпләнә. Аларның 98 е – балалар. 7 се, кызганычка каршы, балачак мизгелләрен урын өстендә уздырырга мәҗбүр.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан һәм ел дәвамында районда төрле чаралар уздырыла.

2 декабрь - инвалидлар берләшмәләре җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары катнашында «Яшьлек» үзәгендә район башлыгы белән очрашу.

Балалар иҗат узәгендә "Өмет торналары" оригами кул эшләре һәм “Милли бизәкләр” бәйгесе.

Җирлекләрдә түгәрәк өстәлләр, чәй табыннары артында очрашу.

Мәгариф учрежденияләрендә класс сәгатьләре, дәресләр узачак.

3 декабрь – “Ак тасма” акциясе. «Яшьлек” үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләр өчен “Үзеңә ышан” интелектуаль-спорт чарасы.

“Игелек үзәгендә” яшьүсмерләр өчен мастер-класс.

5 декабрь – Пучы карталар йортында мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз тарафынанн әзерләнгән концерт.

6 декабрь – 9:00 сәг. “Батыр” спорт сараенда Спартакиада узачак.

10 декабрь – 10:00 сәг. Игелек марафоны.

Шулай ук, декада барышында һәм гомумән ел дәвамында мәгариф учрежденияләре һәм волонтерларыбыз тарафыннан төрле ярдәм чаралары (“Чиста йорт”, “Чиста ишегалды”), кызыклы очрашулар уздыру ниятләнә. Алар белән декада барышында таныштырып барырбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International