Мунициипаль район башлыгы Фаил Камаев район автомобиль транспорты хезмәткәрләрен, ветераннарын Автомобильче көне белән котлады

2013 елның 26 октябре, шимбә
 

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, ветераннарыбыз!Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклим.

 

Сезнең хезмәт – безнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Сез районыбызның икътисади тормышында бәйләүче буын булып хезмәт итәсез. Авыл хуҗалыгы ,сәнәгать  һәм социаль тормыш  сезгә нык бәйләнгән. Безнең район ил күләмендә әйдәүче транспорт артериясе булып тора. Төбәгебездә актив рәвештә юллар төзелә, йөк һәм пассажир транспорты агышы арта бара. Бу сезгә транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.

 

Барыгызга да бәйрәмегез уңаеннан ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, бәхет-куанычлар теләп калам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International