Кичә, 25 октябрьдә ЗАГС ның Актаныш бүлегендә үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләргә багышланган “Пар канатлар” кичәсе узды. Анда Бикчәнтәй авылыннан Галия һәм Мәхтумҗан Шәриповлар, Наилә һәм Данил Салиховлар, Яңа Богады авылыннан Сәвия һәм Мулланур Муллыевлар, Яңа Әлем авылыннан Зобәйдә һәм Марс Шамсетдиновлар, Уразай авылыннан Лилия һәм Риф Галиевлар гаиләләре чакырылган иде. Аларга ЗАГС ның Актаныш бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмадиева муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)