Чалманарат авылында якынлашып килүче Әниләр көненә багышлап,"Ни хәлең бар, солдат анасы?" патриотик кичә уздырылды

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Чалманарат авыл китапханәсендә, Яңа Кормаш, Тат.Суксу, Мари Суксу, Ямалы, Мәсәде, Такталачык һәм Чалманарат авыл китапханәләре катнашында,"Күңел җылым сиңа" проекты кысаларында оешкан, якынлашып килүче Әниләр көненә багышлап,"Ни хәлең бар, солдат анасы?" патриотик кичә уздырылды.

Кичәнең кадерле кунаклары - уллары-ирләре,якыннары МХО да булган гаиләләр иде. Кичәбезнең төп максаты итеп әти-әниләрнең күңел күгендәге болытларын таратып, аларга аз булса да рухи ял бирә алган булсак, без бик шат булыр идек.

Кичәбезне уздыруда авылыбызның шәхси эшмәкәрләре Закирҗанов Мирсаф-Зэйфүрә гиләсенә, Амиров Газинур, Закиржанов Рөстәм-Илсөяр, Яппарова Исфәрия-Ралиф гаиләсенә зур рәхмәт!

Әниләребезгә бәйрәм рухы биреп, кичәбезгә чәчәкләр белән бәйрәм яме керткән Актаныштан "Бакчачы "кибете эшмәкәрләре үзебезнең Такталачык авылы кызлары Дания апа һәм Гөлинәгә зур рәхмәт. Сезнең барыгызга да тормышыгызда, эшегездә зур уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек телибез.

Дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез сау сәламәт туган якларына әйләнеп кайтсын иде дигән теләктә калабыз. Китапханәче кызларның шушы күркәм хезмәтләрендә зур уңышлар, гаиләләрендә аңлашу, сәламәтлек,яраткан әни булып яшәүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International