Рөстәм Ильясов, авыл җирлекләренең тотрыклы үсеше өчен салымнарның әһәмиятен ассызыклады

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Район хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды. Сөйләшүдә үзара салым акчаларының тотылышы, салым җыю һәм су белән тәэмин итүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды.

Рөстәм Ильясов, авыл җирлекләренең тотрыклы үсеше өчен салымнарның әһәмиятен ассызыклады. Нәкъ менә салымнар җирле инициативаларны һәм программаларны гамәлгә ашыру өчен финанс базасын формалаштыра. Үзара салым исә, җирлектә бик күп социаль проектларны чынга ашырырга, халыкның яшәешен камилләштерүгә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International