Бүген Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Биредә район Советы депутатлары, район предприятиеләре һәм оешмалары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендә Актаныш муниципаль районының 2024 нче елга һәм 2025-2027 нче еллар чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы, 2025 нче елга һәм 2026, 2027 нче елларның план чорына бюджеты, 2024 нче елның 9 аена Актаныш муниципаль районы бюджетының үтәлеше һәм район Советының карарларына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.