Район үзәген кышка әзерләү максатыннан 26 октябрьдә Актанышта зур өмә үткәрелә. Оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән участокларда эшләячәкләр. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, милекчеләр ширкате кварталларны чистартуда үзләреннән өлеш кертәчәкләр.
Мөмкинлеге булган башка гражданнар җирлектәге зиратларны чистартуда катнашачаклар,аларга үзләре белән тырма, сәнәк, балта, пычкы кебек эш кораллары алып килү сорала.
Өмә иртәнге 8 сәгатьтә башлана.