Актанышта "Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез" фестиваленең муниципаль этабы үтте. Чара, ТРның Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә, шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Фестивальдә катнашучы гаиләләрне район Советы Аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов сәламләде. Оештыручыларга һәм катнашучыларга ихлас рәхмәтләрен җиткереп, гаилә тарихының, буыннар бәйләнешенең әһәмиятен ассызыклады ул.
Бәйгедә Иске Сәфәр авылыннан Салиховлар (1 урын), Актаныштан Гафуровлар (2 урын), Киров авылыннан Сабитовлар (3 урын) гаиләләре катнашты.