Италиядә яшәүче милләттәшебез Рафис Хөснетдинов махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә 30 мең сум күләмендә ярдәм җибәрде

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Италиядә яшәүче милләттәшебез Рафис Хөснетдинов махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә 30 мең сум күләмендә ярдәм җибәрде.

Бу хакта Актанышбаш авылында яшәүче волонтерыбыз Резида Храмова сөйләп узды:
Италиядә минем дустым, шагыйрә Алия Солтан яши. Тумышы белән Чакмагыш кызы. Шушы көннәрдә ул миңа багышлап шигырь язган иде һәм аны бик күп дусларына җибәргән. Шигырь волонтерлык хәрәкәтенә багышланган иде. Бик күп яхшы сүзләр яздылар, рәхмәтләр. Арасында шушы хат та бар иде.

“Хәерле көннәр Резида ханым. Сезнен телефон номерын якташым Алиядән алдым, ачуланмассыз дим. Сезге язуымның максаты -минем бертуган абыемның улы, отставкадагы полиция майоры Радик Хөснетдинов узган ел 8 декабрьдә махсус хәрби операция барышында һаләк булды. Менә инде елы тулып килә. Алия аша, сез СВОда булган батырларыбызга ярдәм җыеп озатасыз дип ишеттем. Әлбәттә әйбер салырлык мөмкинлек юк, мин сезгә туганымның рухына, батырлыгы истәлегенә, анда булган егетлеребезгә ярдәм җибәрәсем килә. Акчалата. Мин сезгә салыр идем, кирәк яракларны үзегез алырсыз дип өмет итеп калам. Рәхметләре белен җырчы Рафис Хөснетдинов.”

Рафис әфәнде 30 мең акча күчерде һәм егетләргә җылы носкилар, азык- төлек алырга кушты. Носкилар җитәрлек күләмдә булу сәбәпле, мин инде җитешмәгән әйберләрне алырга булдым. Аллаһның мең рәхмәтләре булсын бу егеткә. Туганының рухы шат, урыннары җәннәттә булсын. Дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез туган илгә, туганнары янына әйләнеп кайтсыннар иде” – ди Резидә ханым.

Рафис әфәндегә чыннан да зур рәхмәт. Читтә булса да, туган ягын, туган туфрагын, халкын онытмый ул. Тиздән, егетләребезгә дип җыелган чираттагы гуманитар йөк юлга кузгалачак. Һәрдаим ярдәм кулы сузган, битараф булмаган райондашларыбызга рәхмәт. Изге эштә һәркем катнашып, үз өлешен кертә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International