Актаныш муниципаль районы Советы һəм Башкарма комитеты исеменнəн Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белəн ихлас күңелдəн тəбрик итəм! Халыкара законнарда һəм үз илебез кануннарында тупланган иң яхшы маддəлəрне үз эченə алган Республикабыз Конституциясе гражданнарның хокуклары һəм ирегенең, дəүлəтчелегебезнең ышанычлы гаранты булды һəм шулай булып кала да.
Ул җирле үзидарəне үстерүнең, һəр кеше иминлегенең төп нигезе булып тора һəм социаль-икътисади тотрыклылыкка, конфессияара татулыкка, үзара килешеп яшəүгə, милли-мəдəни традициялəр традициялəребезне ныгытуга бары тик цивилизацияле, хокукый юл белəн генə ирешү мөмкин булуын ачык күрсəтə. Бүген һəркайсыбыз Татарстан Республикасында гомер кичерүе белəн хаклы рəвештə горурлана һəм көндəлек тырыш, ару-талуны белмəс хезмəте белəн җөмһүриятебез иминлеген-хөрлеген ныгытырга омтыла. Бу бəйрəм көнендə Сезгə бəхет-сəгадəт, ныклы сəламəтлек, хəерле-бəрəкəтле гомер телим! Барлык эшлəрегездə һəм башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын, гаилəлəрегездə тынычлык һəм татулык хакимлек итсен! Бəйрəм белəн!
Ихтирам белəн, Актаныш муниципаль район Башлыгы Л.Р. Зарипов