Район башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларыбызны Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләде

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларыбызны Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләде.

Халыклар бердәмлеге көне Россиянең истәлекле даталары арасында әһәмиятле урын алып тора. Моннан дүрт гасыр элек төрле милләттән булган бабаларыбыз халык ополчениесе төзеп, дошманны тез чүктергән. Халыкларның, төрле милләт һәм дин әһелләренең дошманга каршы бердәм булып көрәшүе нәтиҗәсендә иң хәвефле чорларны кичерә алганбыз.
Бүгенге көндә дә, кызганыч, тарих кабатлана. Шул еллардагы кебек үк, Татарстан бүген дә – Россия Федерациясенең таянычы. Бүген, милләтебезнең асыл егетләре илебез тынычлыгы өчен, ата-бабаларыбызның эшен дәвам итеп киләчәгебез өчен көрәшә. Аларның һәрберсенә дә теләк бер – исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Җиңү өчен көч куеп, бүген утны-суны кичкән райондашларыбызның якыннарын һәм гаиләләрен кайгырту – безнең төп бурыч.
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәм. Эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез күтәренке, йөргән юлларыгыз һәрвакыт уң булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International