Район үзәге бүген иртәдән гөж килә. Бәйрәм уңаеннан оегштырылган көзге ярминкә, үз эшен гадәттәгечә иртә таңнан башлап җибәрде.
Һәр сату ноктасы янында җитештерүчеләр белән аралашырга, аларның хезмәт нечкәлекләре турында белергә һәм хәтта яңа сый-нигъмәтләрдән авыз итәргә мөмкин иде.
Ярминкәгә үз продукцияләрен тәкъдим иткән мәгариф учреждениеләре аерым игътибар җәлеп итте. Бу иҗатны күрсәтү мәйданчыгы гына түгел, буыннар арасында тәҗрибә һәм идеяләр алмашу мөмкинлеге дә булды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре исә, үзләренең җыр-моңнары белән ярминкәгә ямь өстәде. Район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов барлык райондашларыбызны, кайткан кунакларны ихластан Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләде. Һәм ярминкәдә үз продукциясен тәкъдим иткән хуҗалыкларга, фермерларга, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтләрен җиткерде.