Агымдагы елның 8-10 ноябрь көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.
Быел «Татарча диктант» акциясе тугызынчы тапкыр оештырыла. Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе.
«Татарча диктант» акциясенең трансляциясе 8-10 ноябрь көннәрне «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк һәм «Болгар радиосы»нда яңгыраячак.
Беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясе 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы, креатив татар активистлары инициативасы белән башланды.
Бүгенге көндә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2022 нче елда акция 31 илдә һәм Россия Федерациясенең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды. Татарстан Республикасының барлык районнары, Казан шәһәренең югары уку йортлары һәм төрле оешмалары әлеге чарага киң аудиторияне җәлеп итәр өчен күп көч куйдылар.
Акциянең оештыручылары: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.