Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы исеменә, махсус хәрби операциядә катнашкан райондашыбыз Латыйпов Илһам Шамил улына ихластан рәхмәт әйтеп җылы эчтәлекле Рәхмәт хаты килеп ирешкән иде. Бүген район башлыгы Ленар Зарипов Илһамның әти-әнисенә, гаиләсенә ихластан рәхмәт сүзләрен җиткереп әлеге хатны тапшырды.
"Мондый рәхмәт сүзләрен ишетү һәр хәрби өчен зур дәрәҗә. Аңа санаулы кешеләр генә лаек була. Батыр ул тәрбияләп үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә! Дөньялар тынычланып исән-имин әйләнеп кайтсыннар!" дип рәхмәтләрен ирештерде ул.Шамил абый белән Гөлсинә апаны Актанышта белмәгән кеше сирәктер. Һәр эштә дә актив, үрнәк гаиләләрнең берсе ул. Илһам исә, махсус хәрби операция башлану белән беренчеләрдән булып өлешчә мобилизация кысаларында Илебез тынычлыгын сакларга киткән егетләребезнең берсе. Барлык теләгән теләкләр дә чынга ашсын. Егетләребезне исән-сау каршыларга язсын.