Шушы көннәрдә "Чулпан" концерт залы Казанның Актаныш районы якташлары тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган зур хәйрия чарасының шаһиты булды. 40 тан артык артист (алар арасында танылган башкаручылар да, җирле талантлы музыкантлар да бар иде) тулы заллар җыйдылар, атмосферага эчкерсезлек һәм тирән хисләр керттеләр.
Хәйрия концерты инде өченче ел рәттән уздырыла. Концертны оештыручы, якташыбыз Вәсим Вахитов алгы сызыктагы сугышчыларыбызга һәрдаим ярдәм итеп тора. Аның тырышлыгы күпләрне рухландыра, һәм әлеге концерт бу катлаулы чорда җәмгыять бердәмлегенең ачык үрнәгенә әверелде.
Сәхнәдә лирик композицияләр дә, тамашачыларны бердәм теләктәшлектә берләштерүче дәртле номерлар да яңгырады. Район башлыгы Ленар Зарипов, үз чыгышында барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга ихластан рәхмәтен белдерде.
"Дүртенче сәгать китте, тик концертны карыйсы килә. Яу кырында сугышлар барганда концертлар кирәкми, дип әйтүчеләр дә бардыр. Концертлар кирәк. Без авыр вакытта да, рәхәт вакытта да җыр, моң, биюләр белән рухыбызны, дәртебезне күтәрәбез. Егетләр безгә авылларыбыз, шәһәрләребездә тыныч булуга ышансыннар. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ, бервакытта да ярдәмнән ташламагыз. Аларның гаиләләрен онытмагыз. Мин алар янына барып кайттым. Татарлар булган җирдә дөнья рәхәт, ышанычлы, диде командир. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Гаиләләрен, якыннарын, ятим калган балаларны онытмагыз. Аларны яклап, саклап, кеше итеп үстерәсебез бар, – диде ул.