Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2024 елның 26 октябре, шимбә

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

27 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Бозлавык вакытында:

Шоферларга машиналар арасында дистанцияны арттырырга кинәш ителә. Туктарга кирәк булса тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педалена берничә тапкыр басып алырга, артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтү очен. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика да эш шартларында булырга тиеш. Мөмкин булганча ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына узарга киңәш ителә. Хәрәкәтләнүче транспорт алдыннан йөгереп узмаска, чөнки тайгак юл аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы барыгыз.Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International