Актанышта хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу мөһим вакыйгада район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты, ул үзенең чыгышында булачак Ватанны саклаучыларның Актаныштан, Татарстаннан икәнлекләрен беркайчан да онытмауларының мөһимлеген билгеләп үтте.
"Хәрби хезмәт-ул бурыч кына түгел, ул Бөек эшнең бер өлеше булу, безнең элгәрләр салган батырлык һәм фидакарьлек традицияләрен дәвам итү мөмкинлеге. Хезмәт итү дәверендә үз туган районыгызның, гаиләләрегезнең, әти-әниләрегезнең ышанычын аклагыз, аларның йөзенә кызыллык китермәгез! Матур хезмәт итеп, туган якларыбызга чын ир-егетләр булып, исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телим", - дип ассызыклады ул.
Тантананы Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбенең оркестры ачып җибәрде. Район мәдәният йорты коллективы хәрби хезмәтнең әһәмиятен һәм Ватанга тугрылыкны ассызыклаган искиткеч җырлары белән тамашачыларны сөендерде.
Бу көзге чакырылышта Актаныштан 50гә якын егет көтелә. Яшьләр горурланып хезмәткә әзерләнәләр, моның аларның киләчәге һәм үз илләренең мәнфәгатьләрен яклау өчен никадәр мөһим булуын аңлыйлар.