Актаныш районы хакимиятендә көзге каникулларда укучыларның һәм яшьләрнең ялын оештыруга багышланган брифинг узды

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Бүген район хакимиятендә, көзге ялларда мәктәп укучыларының, яшьләрнең ялын оештыру, янгын куркынычсызлыгы, суда һәм бозда сак булуны ассызыклау, сезонлы авыруларны кисәтү буенча җирле матбугат журналистлары катнашында брифинг узды.

Киңәшмәдә район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Илдар Мортазин, район мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Фирүзә Гимадиева, "Яшьлек" яшьләр үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе Ализа Хурамшина һәм Актаныш үзәк район хастаханәсе табиб-инфекционисты Кәдрия Трегулова катнашты.

 

         28 октябрьдан балаларнын көтеп алган көзге каникуллары башланачак. Каникулларда балаларның мәшгүльлеген һәм ялын оештыру аеруча мөхим чара булып тора.

          Ялларның беренче көненнән үк 7 мәктәп базасында -Актанышның 1нче, 2 нче санлы, Татар Суыксу, Сэфэр, Пучы, Киров, Әлем мәктәпләрендә көндезге мәктәп яны аланнары эшлиячәк. Балаларны кабул итү әти-әниләрнең гаризалары нигезендә башкарыла. Сменаның озынлыгы 7 көн тәшкил итәчәк. Көзге лагерь режимында ике тапкыр ашату, сәламәтләндерү чаралары, белем бирү- сәламәтләндерү программасы каралган.

Сменада башлангыч сыйныфлардан 230 бала ял итәчәк, балалар сәламәтләндерү лагерендә иртэнге 8 дән көндезге 1 гә кадэр булачаклар. Лагерь сменасының һәр көне тематикага ия һәм традицион эшләр нигезендә төзелгән: иртәнге зарядка, сәламәтлек минуты, экологик десант, куркынычсызлык техникасы һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә, тәрбия чарасы, саф һавада хәрәкәтле уеннар каралган.

Шулай ук тәрбия эше дә планлаштырылган: юл йөрү кагыйдәләре, лагерьга һәм өйгә куркынычсыз юл турында, урамда, җәмәгать урыннарында йөрү, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, дуслык һәм ярдәмләшү турында әңгәмәләр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International