18 октябрь көнне Пучы урта мәктәбендә соңгы елларда традициягә әйләнеп бара торган спорт бәйрәме - Балалар иҗат үзәгенең "Уңыш бәйрәме"нә багышланган татарча көрәш буенча районара ачык турниры булып узды. Ярышның исеме тиккә генә болай аталмаган, әлеге турнирның иганәчесе һәм инициаторы булып җирлекнең "Әнәк агрофирмасы" хуҗалыгы тора. Узган елда да урып-җыюлар тәмамлангач мондый ярыш уздырылган иде.
Җиде сәгатькә сузылган турнирда Актаныш, Минзәлә һәм Тукай районы мәктәпләреннән 12 үлчәү авырлыгында барысы 92 көрәшче көч сынаштылар. Җиңүчеләр диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
25 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Роман Салимов (Минзәлә районы Калтак мәктәбе)
28 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Рамазан Салихов (Пучы)
32 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Гадел Әнвәров (Актаныш)
36 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Рөстәм Хөснетдинов (Пучы)
40 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Артём Зәйниев (Минзәлә)
45 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Адель Нургатин (Актаныш)
50 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Фаяз Салихов (Пучы)
55 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Ильяс Шәмсиев (Пучы)
60 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Айрат Кашапов (Пучы)
65 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Рузил Вәлиев (Минзәлә)
75 кг кадәр авырлык үлчәвендә — Рөстәм Шакирҗанов (Чөгәнә)
75 кг нан авыррак үлчәүдә — Айнур Саматов (Кәзкәй).
Ярышны уздыруга матди ярдәм күрсәтүче даими иганәчебез Газетдинов Фаил Фәнис улына, Пучы урта мәктәбе директоры Алсу Рәшит кызы Шәйхетдиновага, тәрбия эшләре урынбасары Вахитова Зәлинә Назыйф кызына, барлык тренерларга, көрәшчеләрне тәмле ризыклары белән сыйлаган пешекчеләргә, медицина ярдәме күрсәтүче Пучы хастаханәсе җитәкчесе Ильяс Рафак улы Закировка һәм шәфкать туташы Гөлнур Хөҗҗәтовага чын күңелдән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Гел шулай аңлашып, бердәм булып ярдәмләшик эшлик. 