Бүген Актаныш районының төп мәйданында Волжский шәһәрендә узган Союздаш дәүләтләр Спартакиадасында бронза медаль яулаган «Лачын» командасының яшь хоккейчыларын каршы алдылар.
Тантаналы чараны Алдынгылар хәрәкәте активистлары ачты. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов яшь спортчыларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. «Сезнең җиңү-безнең өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен горурлык", - дип билгеләп үтте ул.
Команданың тренеры Риф Тәлгать улына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде, ул егетләрне әзерләүдә, аларның потенциалын ачуда күп көч куйган кешеләрнең берсе. Спорт мәктәбе директоры Рамил Галиев бу уңышлар киләчәктә үсешкә һәм яңа спорт казанышларына этәргеч булыр дип ышаныч белдерде. Һәм моның әле юлның башы гына булуын искәртте. "Ярышларда сез Россияне тәкъдим иттегез, димәк, сез һәрнәрсәдә – укуда да, үз-үзегезне тотышта да үрнәк булырга тиеш. Онытмагыз аны!"- дип ассызыклады ул.