Район башлыгы Ленар Зарипов бүген шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Районда яшәүчеләр белән гадәткә кертелгән очрашуда торак, су һәм башка социаль мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр каралды.
Исегезгә төшерәбез, Актаныш район башлыгының гражданнарны кабул итүенә алдан язылу шарт. Сорауларыгыз булса, район хакимияте бинасының 4 нче бүлмәсендә яки 3-44-12 телефоны буенча языла аласыз.