Гамил Афзал исемендәге премия быел композитор, җырчы, артист, язучы, журналист Алмаз Хәмзинга тапшырылды

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, күренекле якташыбыз Гамил Афзал исемендәге премия быел композитор, җырчы, артист, язучы, журналист Алмаз Хәмзинга тапшырылды

Әлеге әдәби премия 2011 елда Актаныш муниципаль районы һәм Татарстан Республикасының язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган иде. Шул вакыттан бирле ел саен әдәбиятның юмор һәм сатира үсешенә өлеш керткән бер язучы бүләкләнә. Тарих сәхифәләрен актарсак: беренче елны Туфан Миңнулинга, икенче елда — Фәнзаман Батталга, шулай ук Марат Әмирхановка, Әмирҗан Моталлаповка һәм башкаларга тапшырылды.

Гамил Афзалның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан укучылар арасында иҗат фестивале уздыру да матур гадәткә әйләнде. Укучылар аңа охшарга тырышып, иҗат итәләр, аның иҗаты белән кызыксыналар икән, бу инде татар әдәбиятына да мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз.

 "Татар халкының рухын гәүдәләндерүче Гамил Афзал үзе артыннан яңа буыннарны рухландырып торучы бай әдәби мирас калдырган. Һәм бүгенге чара татар әдәбияты өчен генә түгел, бөтен татар мәдәнияте өчен дә әһәмиятле вакыйга булып тора. Ул иҗади кешеләрне, шигърият һәм мәдәният сөючеләрне берләштерә.
Әлеге чараны оештыручыларга, хөрмәт итеп кайткан кунакларга ихластан рәхмәт. Илләрбез тыныч булсын. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Авыр чорда яшәсәк тә, мондый чаралар һәрвакыт күңелне күтәреп, яшәргә көч, җиңүгә рух өсти!" дип ассызыклады бәйрәм тантанасында катнашучы район башлыгы Ленар Зарипов.

Әдәби чарада Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республикакүләм иҗат фестиваленә дә йомгак ясалды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International