Бүген район башлыгы Ленар Зарипов һәм район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева районның икътисадый үсешенә зур өлеш керткән Актаныш сөт комбинатында булдылар. Ленар Рафак улы җитештерү процесслары белән җентекләп танышты, продукция сыйфатының югары стандартларын һәм комбинатта кулланыла торган заманча технологияләрне бәяләде.
Чара кысаларында предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде. Район башлыгы бүләкләнүчеләрнең һәрберсенә рәхмәт белдерде, аларның хезмәте һәм һөнәргә тугрылыгы Актаныш сөт комбинатының, шулай ук районның барлык авыл хуҗалыгы тармагының тотрыклылыгы һәм чәчәк атуының нигезе булуын ассызыклады.