Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Авыл тормышына чын күңелдән гашыйк булган җир кешесе өчен иң зур, иң күркәм һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе ул.
Агымдагы ел безне бераз сынаса да, эш сөючәнлек һәм ныклык үрнәге булган игенчеләребез үз хезмәтләренә тугры калып яхшы уңыш җыеп алуга ирештеләр. Икътисади авыр чорда яшәсәк тә, терлекчелек тармагында да зур проектлар тормышка ашырыла. Хуҗалыкларда төзелеш эшләре гөрли, яңа, заманча сөтчелек комплекслары сафка басып килә.
Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз.
Авыл хуҗалыгы тармагының бүгенгесенә ныклы нигез салган ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Төп максатыбыз - аларның эшен дәвам итеп, югары күрсәткечләргә ирешеп хезмәт кую.
Кадерле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, куанычлы тормыш, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим. Дөньяларыбыз имин, күкләребез аяз булсын! Бәйрәм белән!