Яңа Җияш авылында бүген истәлекле вакыйга - яңа мәчет ачу тантанасы узды. Иман йорты, шушы авылда туып үсеп, вакытсыз арабыздан киткән чын җитәкче Рафикъ Вәгыйзь улы Сәхәбетдинов хөрмәтенә аталган. Тантана алдыннан кунаклар Рәфикъ Вәгыйзь улының якты истәлеген хөрмәтләп, кабере янында дога кылып, чәчәкләр салдылар.
Тантанада Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашты, ул әлеге вакыйганың җирле җәмәгатьчелек һәм районыбызның Ислам мәдәнияте өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. Шулай ук, иман йортын булдыруда ярдәм иткән һәркемгә тирән рәхмәт белдерде, яңа мәчет халыкның гореф-гадәтләренә һәм тарихи мирасына хөрмәт символы булачак, дип билгеләп үтте ул.
Актаныш районы имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин билгеләп үткәнчә, яңа мәчет гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә иҗтимагый тормыш, рухи мәгърифәт һәм Халык бердәмлеге үзәгенә дә әвереләчәк.
Мәчетне ачу тантанасына бик күп халык җыелды, алар бу шатлыклы мизгелне уртаклашырга һәм Рәфикъ Вәгыйзь улының уртак эш үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерергә килделәр.