Махсус хәрби операция башланган көннән алып илебез тынычлыгы өчен көрәшкән егетләребезгә һәм авыр тормыш хәлендә калган Донбасс халкына, хәрби госпитальләргә Актаныш районы халкы тарафыннан 45 миллион сумнан артык 14 гуманитар йөк җибәрелде. Бу медикаментлар, азык-төлек, хәрби кирәк-яраклар, техника.
Бүгенге көндә 15 нче гуманитар йөк туплана. Әлеге эштә җирлекләр, мәгариф учрежденияләре, оешмалар һәм битараф булмаган райондашларыбыз актив катнаша.
Ярдәм “Яшьлек” бинасында кабул ителә һәм бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертә ала.