Районның социаль икътисадый үсеш стратегиясендә тулаем территориаль продукт төп күрсәткеч булып тора. Авыл хуҗалыгы - 34,0%, сәнәгать – 27,5%, транспорт-5,7%, төзелеш - 5,5%, сату - 6,9%, башкалары - 20,4%ны алып тора.
Тулаем территориаль продукт 2024 елда 19 млрд. сум тәшкил итәчәк (2022 елда 18,3 млрд сум булган).
Районның җитештерү потенциалын үстерүгә авыл хуҗалыгы лаеклы өлешен кертә. Әлеге өлкәдә бүгенге көндә 8 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 17 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм 40 фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара. Аларда 1607 кеше хезмәт куя.