Актанышта өлкәннәр ункөнлеге кысаларында көзге ярминкә гөрләде.Биредә һәрвакыттагыча бар да мулдан. Бәяләр дә үтемле. Һәркем үзенә кирәген таба ала иде.
Көзге ярминкәләр-азык-төлек сатып алу мөмкинлеге генә түгел, ә дуслар белән очрашу, яңалыклар турында фикер алышу һәм табигать юмартлыгы белән илһамланган кешеләрнең берләшү атмосферасы белән ләззәтләнү өчен сәбәп тә.