Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Укытучылар көне белән котлады

2024 елның 4 октябре, җомга

Хөрмәтле мөгаллимнәр, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, кадерле ветераннарыбыз!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән тәбрик итәм!

Кеше тормышында нинди генә уңышларга ирешмәсен, аның шәхес буларак формалашуында укытучылары, остазлары мөһим роль уйный. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел, ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.

Укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә.

Сезгә, кадерле укытучыларым, һөнәри бурычыгызга тугры булуыгыз, балаларыгызга көн саен бирә торган күңел җылысы өчен иң ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Бүген шулай ук, районыбызда мәгариф системасын үстерүгә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән педагогик хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерәсем килә.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, һәм авыр, җаваплы хезмәтегездә зур иҗади уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International