Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ачылуга 25 ел икән. Түәге тапкыр "Игелек үзәге" 1999 елның 23 августында оеша.
Бүген әлеге истәлекле көн уңаеннан иң мәрхәмәтле һөнәрне үз иткән райондашларыбыз "Яшьлек" үзәгендә җыелды. Аларны бәйрәм белән район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләде. Авыр, җаваплы, мәрхәмәтле хезмәтләрендә ихластан уңышлар теләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.