Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов 8 сентябрьдә Дәүләт Советына сайлау уздырылуга бәйле рәвештә район халкына мөрәҗәгать итте:
"Без бүген республика өчен мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга алдында торабыз. Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау республиканың якындагы 5 елга үсеш стратегиясен билгеләячәк.
Шуңа күрә тавыш бирүгә җаваплы карарга кирәк. Киләчәгебез безнең карарга бәйле. Хөрмәтле райондашлар! Сездән активлык күрсәтүегезне, барлык программа тәкъдимнәрен өйрәнүегезне һәм лаеклы кандидатларга тавыш бирүегезне сорыйм.
Сер түгел, сайлау кампаниясе катлаулы сәяси шартларда үтәчәк. Ләкин шуңа карамастан, бердәм булып, бергә булып республикабыз киләчәге өчен тавыш бирербез дигән өметтә калам.
Иң мөһиме, илебез алга куйган максатка – җиңүгә ирешеп, дөньяда тынычлык урнашып, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Төп теләк – шул."