"Мәгариф" милли проекты ярдәмендә Актаныш районында уку йортлары ел саен яңартыла

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Муниципаль мәгариф системасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – гамәлдәге мәгариф учреждениеләре биналарын заманча таләпләргә туры китерү. Мондый чара булып, гадәттәгечә, белем бирү учреждениеләрен яңа уку елы башлануга әзерләү тора. Бу эш, район хакимияте, учреждение коллективлары, белем бирү процессында катнашучыларның һәммәсенең дә уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә башкарыла. Яңа уку елында балалар заман таләпләренә туры килгән биналарда белем алсын өчен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ремонт эшләре үз вакытында башкарыла. Район мәгариф оешмаларын  яңа уку елына әзерләү җәй буена район хакимиятенең һәм мәгариф идарәсенең  игътибар үзәгендә торды.

Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүгә җирле бюджеттан якынча 2 млн. 316 мең  сум акча җибәрелде.

Актаныш беренче урта мәктәбендә капиталь ремонтлау өчен республика бюджетыннан 35 млн. 960 мең сум акча бүлеп бирелде, капиталь ремонт кысаларында уку кабинетларында, коридор, актлар залында идән япмасы алыштырылды, эчке инженерлык коммуникацияләре яңартылды, түбә һәм стена заманча итеп үзгәртелде.

Әтәс, Уразай, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләренең азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча 13 млн 887 мең сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән төзү - монтаж эшләренә – 10 млн 582 мең сум, җиһазлар һәм инвентарь сатып алуга – 3 млн 305 мең сум.

Гомумән алганда, соңгы биш елда Республика бюджетыннан капиталь  ремонт программасы нигезендә белем бирү учрежденияләренә 154 миллион сумнан артык  ярдәм күрсәтелгән.

Мәктәпләрнең ашханәләрен капиталь ремонтлау республика программасы нигезендә Уразай, Әтәс, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә балаларның туклануын оештыру өчен уңайлыклар тудырылды.

“Мәгариф” милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча районыбызда 8 “Үсеш ноктасы” үзәге ачылган иде. «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Байсар һәм Такталачык төп мәктәпләренә «Үсеш ноктасы” үзәге буларак  2 млн. 200 мең сум бүлеп бирү планлаштырыла. Укучылар өчен физика, химия, биология фәннәрен уку өчен яӊа мөмкинлекләр тудырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International