Бүген Актанышта район балалар бакчалары тәрбиячеләренең август секция киңәшмәсе узды

2024 елның 13 августы, сишәмбе

8 нче август көнне Актаныш авылының 1 нче санлы балалар бакчасында “Заманча мәктәпкәчә белем бирү: Федераль мәктәпкәчә белем бирү программасы шартларында тәрбия, белем бирү һәм үсеш эчтәлеген яңарту” темасы астында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең август секцион киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү буенча методисты Наилә Назифовна башлап җибәрде. Ул 2023-2024 уку елына йомгак ясап, яңа уку елына куелган максат һәм бурычлар белән таныштырды. Киңәшмә тәрбиячеләрнең чыгышлары, мастер-класс, эшлекле уеннар белән үрелеп барды. Әлеге чыгышларда балалар бакчаларының көн кадагына суккан темалары яктыртылды. Алар арасында Федераль белем бирү программасы нигезендә балалар бакчасы педагогларының көндәлек тәрбия-белем бирү процессын планлаштыру; мәктәпкәчә яшьтәге балаларда финанс грамоталылыгын формалаштыру, патриотик тәрбия бирүдә интерактив технологияләр; мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү; “Яшь мастер” балалар чемпионатын оештыру һәм үткәрүнең техник аспектлары кебек темалар аеруча кызыклы булды. Конференция кысаларында тәрбиячеләр арасында Фән һәм технологияләр елына багышланган “Һөнәрләр күпере” бәйгесе оештырылды. Тәрбиячеләр төрле номинацияләрдә һөнәрләренә туры китереп тегелгән курчаклар тәкъдим иттеләр. Бәйгегә барлыгы 102 курчак кабул ителеп, алар арасында һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
Балалар бакчасында хезмәт куйган тырыш, сабыр, иҗади, бала җанлыклы педагогларыбызга яңа уку елында ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International