Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев райондашларын Корбан гаете белән котлады

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Сезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе- Корбан гаете белән котлыйм.

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне гәүдәләндерә. Ул дин кардәшләрне берләштерә; күңелләрдәге сафлык, игелеклелек, инанганлык, шәфкатьлелек хисләрен яңарта; авыруларга, өлкән буын вәкилләренә, ятимнәргә, мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. Яшәешебездә матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.

Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә дә күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп итсен. Сезгә исәнлек, сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим. Бәйрәм һәр гаиләгә сөенеч-шатлыклар гына китерсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International