Тыңламас авылы халкы чараларга бик теләп катнаша

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе

Тыңламас авылында Җәмәгать үзәге нәкъ менә 1ел элек 14 октябрьдә ачылган иде. Ул мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында төзелде.    Җәмәгать үзәге ачылу  авылда халыкка культура хезмәте күрсәтүне  яхшыртуга зур этәргеч булды. Биредәге мәдәният йортында төрле чаралар еш үткәрелә. Әйтик, бу айның башында Өлкәннәр көненә багышланган зур кичә үткәрелсә, 12 октябрьдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан концерт оештырылды. Ул көнне аларга кунакка ут-күршеләре- Актанышбаш авыл җирлеге үзешчәннәре килгән иде, алар Тыңламас авылы үзешчәннәре белән бергәләп күңелле сәхнә хезмәте күрсәттеләр. Мәдәният йорты директоры Мәйсәрә Мәгъданова сүзләренә караганда, авыл халкы чараларга бик теләп карнаша



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International