Руслан хәзрәт Мортазин Актаныш районының имам-мөхтәсибе булып сайланды

2013 елның 11 октябре, җомга

Актаныш районы мөхтәсибәтенең чираттагы утырышы бүген “Яшьлек” мәдәни үзәгендә узды. Аның эшендә муниципаль  район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Утырышны Яр Чаллы шәһәренең имам-мөхтәсибе, ТР Мөселманнар Диния Нәзарәтенең президиумы әгъзасы Әлфас хәзрәт Сайфуллин алып барды. Ул Мөфти Камил хәзрәт Самигуллинның фәтвәсен җиткерде һәм 24 авыл имам-хатыйбына эшләү өчен шәһадәтнамә, күкрәк билгесе һәм Мөфти исеменнән Изге Корьәннең татарчага тәрҗемәсен- Тәфсирен тапшырды.  Утырышта аннан соң  районның имам-мөхтәсибе Ләес Галләмовның сәламәтлеге какшау сәбәпле эштән китү турындагы гаризасы канәгатьләндерелде. Актаныш районының имам-мөхтәсибе булып бертавыштан  Руслан хәзрәт Мортазин сайланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International